💥Корт ясау рецепты
💥Корт ясау рецепты Корт ясау озак процесс, 5-6 сәгатькә сузылырга мөмкин 6 литр сөтне калын төпле кәстрүлгә салырга һәм кайнатырга утыртырга. Ул кайнаган арада бер савытка кефир 1 пакет салырга, 2 йомырка сытарга, 3 аш кашыгы уксус салып болгатырга. Сөт кайнап чыгар алдыннан шушы катнашманы кушабыз. Эремчек аерылырга тиеш шул арада. Болгата-болгата эремчек төшерәбез. Шуннан әкрен утта кызарганчы кайный. Озак процесс. Сүндерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз.