Владимир Потапов: “Хезмәтеңне яратып башкарсаң гына бәхет килер”
Владимир Потапов: “Хезмәтеңне яратып башкарсаң гына бәхет килер” Владимир Александрович Потапов - үз гаиләсе һәм җәмгыятенә гадел һәм намуслы хезмәт итүче кеше үрнәге. Ул Анатыш авылында туып-үскән. Әти-әнисе Александр һәм Евдокияне авылдашлары хөрмәтле кешеләр буларак беләләр. Әтисе тракторчы буларак хезмәт куйса, әнисе исә үз гомерен балалар бакчасында пешекче булып эшләүгә багышлаган. Потаповлар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә: Михаил, Владимир һәм Алексей. Михаил гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, Алексей бертуганы Владимир белән бергә «Теплоэнергосервис» унитар предприятиесендә хезмәт куя. Владимирга килгәндә, ул Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң район үзәгендәге һөнәри училище - СПТУга укырга керә. Укыган вакытында ук колхозда эшләп тәҗрибә туплый, белемен ныгыта. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/vladimir-potapov-xezmatenne-iaratyp-baskarsan-gyna-baxet-kiler