Алан авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен һәм Гатият Юныс улы Шөгәеповның туган к...
Алан авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен һәм Гатият Юныс улы Шөгәеповның туган көнен билгеләп уздык. Аңа 90 яшь тулды. Гатият абыйның 75 еллык хезмәт стажы бар. Лаеклы ялга чыккач та бик күп еллар ул урып- җыю чорында хуҗалыкта исәп- хисап эшләрен башкарды. Авылда имам булып торды. Гомере игелекле хезмәттә узган, гармунчы юбилярны авылдашлары һәм дин әһелләре, якыннары табрикләде. Алар арасында Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар иде. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен яратып тыңлый һәм укыйбыз. Аның ягымлы тавышы, җиңеллек белән динне аңлатуы, тормыш-көнкүрештәге рухи-әхлакый мәсьәләләр турында сөйләве бу юлы да күңелләргә үтеп керде. Гатият абыйга киләчәктә дә тыныч, матур тормыш телим. Якыннарына киңәшче, терәк булып, аларның игътибарын тоеп яшәргә насыйп булсын.