Бүген "Ахметова Г.Ф.”, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында булып меха...
Бүген "Ахметова Г.Ф.”, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында булып механизаторлар белән аралаштык. Терлекчелек тармагының эшчәнлеге хакында да сөйләшү булды. Очрашу барышында алдынгы хезмәткәрләргә акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатлары да тапшырылды. Бүген 560 гектарда - солы, 2500 гектарда - сабан бодае, 1500 гектар мәйданда арпа культурасын җыеп алу бурычы тора. Әлегә тулаем икмәк кереме район буенча 54 мең тонна тәшкил итә. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 31,1 центнер ашлык туры килә. Иң мул уңыш - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында. Биредә ул һәр гектардан 36,1 центнерны тәшкил итә.