Олы Мәтәскә авылында Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең җирле үзидарә органн...
Олы Мәтәскә авылында Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары биналары төзелеше программасы нигезендә сафка баскан бинаны ачу тантанасы узды. Җирлек халкының куанычын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов,Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Нәгыйм улы Хисаметдинов, Теләче якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Фәрит улы Даутов һәм башка кунаклар уртаклашты. Җитәкчеләр җирлек халкы белән аралашты.Аларның хәер -фатыйхасы белән яңа бина ачылды. Эшләү, тормыш итү өчен Теләчебездә бар шартлар,мөмкинлекләр тудырылган. Без моның өчен ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика җитәкчеләренә рәхмәтлебез.