Бүген 20 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Сәфәр...
Бүген 20 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улының туган көне – 65 яшьлек юбилее! Хөрмәтле Әсгать Әхмәтович! Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез – 65 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәм. Сезгә гаять җаваплы һәм халкыбыз өчен игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле матур көннәр телим. Сез Республикабызда иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, куркынычсызлыкны, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү максатында фидакарь хезмәт куясыз. Районыбызга күрсәткән ярдәмегез, төпле киңәшләрегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәм. Республикабыз өчен хезмәт итәргә корычтай нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, гаиләгезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телим.