Бүген җаваплыгыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте кырларында һәм амбар хуҗалыгында булып, к...
Бүген җаваплыгыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте кырларында һәм амбар хуҗалыгында булып, кырдагы һәм ындыр табагындагы эшнең барышы белән таныштык. Хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культуралар 822 гектар мәйданда җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше - 53%. Тулаем икмәк кереме - 2500 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан җыеп алына торган уртача иген уңышы чыгышы - 30 центнерны тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 27 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле һәм кузаклы культуралар 15459 гектар мәйданда җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше - 70%. Тулаем икмәк уңышы 48500 тонна тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралардан иң мул уңыш - “Низамов М.Х.”крестьян - фермер хуҗалыгында! Монда һәр гектардан җыеп алына торган уртача иген уңышы - 35,8 центнер тәшкил итә. “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу күрсәткеч - 33,4 центнер.