Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Узган уку елына нәтиҗә ясап, яң...
Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Узган уку елына нәтиҗә ясап, яңа максат, бурычлар билгеләнде. Киләчәк безнең балаларыбыз кулында.Тиешле дәрәжәдә, сыйфатлы белем бирүгә зур игътибар бирелә. Төзекләндерелгән мәгариф учаклары, заманча спорт объектлары, "Киләчәк" яшьләр үзәге шуның ачык мисалы. Тәрбия мәсьәләсенә, агросыйныфлар белән эшләүгә, туган телебезне саклауга һәм дә иминлекне булдыруга, саклыкка аеруча игътибар бирү мөһим. Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, исеме республиканың Электрон мактау тактасына язылган мөгаллимнәргә мактау тактасына язылу турында таныклык, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды. Яңа уку юлы яңа уңышларга бай булсын!