Перейти к содержимому
Максиметер

🌺 Лилия суыкка түзәме?

🌺 Лилия суыкка түзәме? Лилияләрнең бик күп төрләре бар, кайсылары бездә капламыйча кышлый ала? Лилияләрнең азия (азиатские, “А” хәрефе белән тамгалана), себер (сибирские), кандидум (ак лилия), мартагон (кыргый саранкадан чыгарылган бөдрә лилия) төрләрен курыкмыйча утырта аласыз, алар капламыйча да кышны чыга алачак. Көнчыгыш (восточные, “О” хәрефе белән тамгалана), кавказ лилияләрен яхшылап капларга яки кышка казып алырга, салкынча урында саклап, язын кабат утыртырга кирәк. Шуңа өстәп хәзер гибридлар да күп, алар түбәндәгечә тамгалана: ЛО — суганчалары карсыз кырыс кышларда өшергә мөмкин, капларга кирәк; ЛА — безнең кышларга түзә. ОТ — озынча чәчәкле һәм көнчыгыш лилияне кушылдырудан чыгарылган, су җыелганны яратмый, кыш кырыс булса, өшергә мөмкин, капларга кирәк. ЛОО — ЛО гибридларны көнчыгыш лилияләре белән кушылдырудан килеп чыккан, кышка капларга кирәк.

2 008 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 314 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.