Гомер юлын ашыкмыйча
Гомер юлын ашыкмыйча Сабыр гына итеп сүтәм, Мизгелләрнең алышуын Тетрәнмичә генә көтәм. Рәхмәт әйтеп озатам да, Өмет баглап кабул итәм, Тик нигәдер быелгы көз Аеруча җанны өтә... Хәерле хәбәрләр генә Алып килсен иде безгә! Имин тормыш өебезгә Тыныч тормыш илебезгә! Сугыш тәмам дигән оран һәр тарафтан ишетелсен! Илемә дә, җиремә дә Тик иминлек, бәхет килсен! Флера Шәрипова.
2 177 просмотров