Груша "Память Жегалова" 🍐🍐🍐
Груша "Память Жегалова" 🍐🍐🍐 Көзге сорт, сентябрьдә өлгерә, салкынча урында 3 ай тирәсе саклана. Тимирязов исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе белгечләре чыгарган сорт, танылган селекционер Сергей Жегалов хөрмәтенә шулай аталган, 2001 елдан Дәүләт реестрына кертелде, Урта полосада үстерү өчен кулай сорт дип танылган. Суыкка чыдамлыгы уртача, -30 оС ка кадәр бәяләнә, бездә өшегәне юк. Ел саен уңыш бирә, грушалары бик эре, тәме 4,2-4,3 балл. Гөмбәле чирләрдән сакланган, бактериаль пешү чиреннән сакларга тырышабыз, барыбер бирешә башлады. Безнең шәһәр булгач, йортлар тыгыз салынган, бакчаларда тоташ койма, җил йөрми. Сәбәбе шунда.