Сарымсакны ничек утыртырга?
Сарымсакны ничек утыртырга? Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: – Эрерәк тырнакларны тирәнрәк итеп утыртырга кирәк, ә вагыракларын - саерак. Чөнки эре тырнакта көч күберәк, ул көзен үк тишелеп чыгарга мөмкин. Ә дөрес утыртылган сарымсак кышка шулай кереп китәргә тиеш: ул көчле генә тамыр җибәреп өлгерсен, ләкин тишелеп чыкмасын. Без сарымсакны алып кисеп, сәндерәгә киптерергә куйганда ук иң эре башларны утыртырга сайлап, аерып куябыз. Ул башлардан иң эре тешләрне генә утыртабыз. Рәт арасы да, рәттә дә 20Х20 сантимер итеп утыртабыз. 15Х20 утыртсаң да була. Шунсы кызык: никадәр эре тешләр утыртасың, шул кадәр эре сарымсак була. Билгеле-билгеле яхшы тәрбияләүгә дә карый. Иртәгә иртән утыртабыз, дигән кичне биш литрлы чиләккә куе гына төстә итеп маргацовка эремәсе ясап иң эре тешләрне шуңа салып куябыз. Иртән шул чиләкне алып чыгып, марганцовка суыннан гына алып утыртабыз - сарымсакның чирләгәне юк. Ә менә суган алай түгел: борчак кебекне утыртсаң да Әстерхан чикләвеге зурлыгындагыны утыртсаң да, яхшы карап үстерсәң бер үк эрелектә суган була. Вак чемчек утыртсаң, бәрәкәтлерәк килеп чыга. Франс Хәлилов, танылган бакчачы ("Ирек мәйданы" газетасы архивыннан).