🧄🧄🧄 Сарымсакны кайчан утыртырга?
🧄🧄🧄 Сарымсакны кайчан утыртырга? Бакчачыларның төп ялгышы — көзге сарымсакны иртә утырту. Әйе, көзнең ничек киләчәген белеп булмый, шулай да, элек-электән сарымсакны 14 октябрьдән иртәрәк утыртмаганнар. Руслар моны "Покров" дип атый. Хәер, бер ел икенчесенә ошамый, туфрактагы температурага карарга кирәк. Туфрак термометры алыгыз, 10 см тирәнлектә туфрак +3...+5оС кадәр суынгач кына сарымсак утыртырга була. Икенче ялгыш — сарымсакны сай утырту, бу да аның иртә үсә башлавына китерә. Сарымсак шыта башласа нишләргә? Сарымсак — суыкка чыдам культура, берәм-сәрәм шытуы куркыныч түгел. Температура кинәт –15оС ка кадәр төшсә генә шытымнар үләргә мөмкин. Сарымсак шыта башласа, мүлчәләп калдырырга яки спанбонд капларга кирәк.