Фламментанц" сортлы розам быел да бакчадан чыгып китте, аның урамнан узучыларга да күр...
Фламментанц" сортлы розам быел да бакчадан чыгып китте, аның урамнан узучыларга да күренәсе килә. Ничек итеп мондый матурлыкны яшереп тотып булсын😍 Сез дә күрегез әле. Бу розамны үрчеттем. "Баласы" беседканы бизи, ул да ике елда шактый булды. Авылдагысы да 2 метрдан биегрәк. "Фламментанц" 5 метрга үсә ала. Иң беренче алган, иң мәшәкатьсез үрмәләп үсә торган розам.