3 кг кабакны эре итеп турыйм. 3 әфлисунны дүрткә бүлеп, аерым савытка согын сыгам. Каба...
3 кг кабакны эре итеп турыйм. 3 әфлисунны дүрткә бүлеп, аерым савытка согын сыгам. Кабакка 3,5-4 л су, өстәп пешерергә куям. Кабак янына согы сыгылган, орлыклары алынган әфлисунны салып, талгын утта кайнатам. Кабагы йомшаргач, әфлисуннарын алып, блендер белән издерәм. 500-600 г шикәр комы (кем ничек ярата, кабып карагыз), әфлисун согы, 1,5 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп кайнатып чыгарам. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куям. 🌱 Дусларым, сез кабак согын ничек ясыйсыз?