🥒🥒🥒
🥒🥒🥒 Җиңелчә тозланган кыяр яратасызмы? Руслар "малосольные огурцы" ди. Сез ничек ясыйсыз? Кыярны өзгәли башладык. 🥒🥒🥒 1 кг кыярны урталай, зурларын дүрткә бүләм. Яңа җыелган укропны, 3-4 тырнак сарымсакны ваклыйм. Бакчаның төрле урыннарында тишелгән яшь сарымсакларны казып йөрим. Кыярларны пакетка тутырам, вакланган укроп, сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы, берничә түгәрәк борыч өстәп яхшылап болгатам. Пакетны бәйлим, суы акмасын өчен тагын бер пакетка салып суыткычка куям. Тозы тигез таралсын өчен селкеткәләп торыгыз. 3-4 сәгатьтән ашарга була, тәмле