Бездә шундый ландыш "басуы" да бар 🌱🌱🌱 Бакчага кертергә ярамый ландышны, бик тиз чәч...
Бездә шундый ландыш "басуы" да бар 🌱🌱🌱 Бакчага кертергә ярамый ландышны, бик тиз чәчәклеккә хуҗа була. Авылдан алып килеп, Рекс оясы артына утырткан идем. Монда кояш та төшми, газон чабучының үткен чалгысы да керми. Рексыбыз юк инде, берничә ел элек картаеп безне ташлап китте. Ирем белән бер бакча кибетенә керсәк, "Рекс" басып тора. Аласы килде шуны, менә шулай бакчаны саклап тора Рекс. Ә оясы артында энҗе чәчәкләр качып кына үсәләр. Сезгә дә күрсәтим әле, безне беркем күрми дип, үпкәләмәсеннәр. Ландыш вакыты да узып бара икән.