Перейти к содержимому
Максиметер

🥒🍅 Үсемлекләргә дарулар, витаминнар кирәкме? Мин ашламалар алмыйм диярлек. Иртә язга ...

🥒🍅 Үсемлекләргә дарулар, витаминнар кирәкме? Мин ашламалар алмыйм диярлек. Иртә язга "старт" өчен мочевина, аммиак селитрасын санамаганда. Аннан роза, петунияләр өчен ашламалар алгалыйм, аларны ашыйсы юк, чәчәк атып сөендерсеннәр 🌸 Яшелчәләр өчен органик җир игүгә өстенлек бирелә. Помидор, кыяр төбенә печән җәям. Фитоспорин, көл, гумат ярдәм итә. Гуми - уңайлы, бер кечкенә кап (100 г) 200 литр суга кушыла. Бакчада шундый су савыты тора. Саласың да, барлык үсентеләргә сибеп чыгасың. Ике атна саен ашларга ярый. Аминосил, аминоцимус кебек аминокислоталарга бай витаминнар үсемлеккә көч бирә, гөлләр өчен алам, чәчәк аттырачак, сыналган. Өстән сиптергәндә экономиялерәк. "Трихогладин"ны беренче тапкыр алдым, чөнки "Глиокладин" кибеттә булмады. Үсентеләрне күчергәндә чокырына берәр таблетка сала идем. Тамыр череге, фузариоз, башка гөмбәле чирләр булмасын өчен. "Триихогладин" - порошок, кыярга сибәчәкмен. Уңыш бирә башлауга бер сәбәпсез кыяр шиңүгә зарланучылар колагына: чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Озак еллар утыртканда теплица җирендә төрле чирләр чыгарга мөмкин. Витаминнар, дарулар кул астында булсын.

3 049 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 336 подписчиков · Еда и рецепты

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.