Перейти к содержимому
Максиметер

Яшәү – бәхет

Яшәү – бәхет Олы бәхет бит ул җирдә яшәүләре Вак-төяктән җыеп бер бөтен, Кирәкме соң гел дә гаеп эзләүләре? Гомер юлы кыска, бер үтем. Кар китүгә җете яшел чирәм чыккан, Ояларын онытмыйча кошлар кайткан, Күз иркәләп лалә гөлләр чәчәк аткан, Шомырт мул иттереп ислемаен яккан. Алмагачлар тоташ чәчәк аткан, Кырда уҗымнар да кышны әйбәт чыккан, Тирәгенә моңлы сандугачың кайткан, Аны тыңлап күпме алсу таңың аткан. Җир сусавын басып яңгыр явып узган, Кояш чыгып күккә төсле күпер сузган, Түтәлләргә салган орлык тигез шыткан, Маллар белән урам тулып көтү чыккан. Каз-үрдәкнең, чебешләрнең саны арткан, Әбиләргә ярдәм - оныклары кайткан Бала-чага уйнап чаба барлык чаттан, Биктә түгел, кеше чыга hәрбер йорттан. Күрә белсәң матурлыкны тирә-яктан, Куанырга сәбәп тапсаң бардан-юктан, Яшьлек дәрте ала алсаң, килгән яздан, Тоя белсәң, яшәү бәхет белән тулган... Фирдәүсә ХАЛИТОВА.

3 079 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 337 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.