👩🍳 Тәмле булсын!
👩🍳 Тәмле булсын! Бүген бездә диетик аш. Бик тәмле килеп чыга, ике норма пешерәм. 1 суганны вак итеп турап атланмайда кыздырырга. Шуңа 1 помидорны кабыгын чистартып турап салам. Шакмаклап туралган 400 г кабак, 2-3 уртача зурлыктагы бәрәңге салам, 300 мл кайнар су өстәп, яшелчәләр пешкәнче кайнатам, блендер белән издерәм. Тәмләткечләр, тәменчә тоз, изелгән 2 тырнак сарымсак һәм 100 мл сөт өсте (сливки) өстәп, кайнатып чыгарам. Тәмле, витаминлы кабак ашы әзер. Тәлинкәгә бүлгәч, сохарый (ипине шакмаклап турап, паприка, орегано, аз гына кайенский борычы сибеп духовкада кетердәгәнче киптерәм), укроп сибәм.