Кәбестә маринадлау
Кәбестә маринадлау Без шушы салатны яратабыз. Тиз әзерләнә, шундук ашарга да була, икенче көнне тагын да тәмлерәк. 🥬 1 кг кәбестәне, 1-2 баллы борычны озынча итеп турарга, 1-2 кишерне эре угычтан уарга, бергә кушарга. 1 аш кашыгы тозга 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан үсемлек мае, 3 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәп кайнатып чыгарам һәм кайнар килеш кәбестәгә кушып болгатам. Тәмле булсын 🧑🍳 max.ru/bakchada