Бәрхет чәчәк (тагетес) чыннан да бик сирәк үзе орлык сибеп тишелеп чыга. Тишелә алмый д...
Бәрхет чәчәк (тагетес) чыннан да бик сирәк үзе орлык сибеп тишелеп чыга. Тишелә алмый дисәк тә дөрес булыр. Бу — аның биологик үзенчәлеге. Беренчедән, бәрхет чәчәк орлыклары тартмачык эчендә бергә берегеп үсә. Көз коры килсә, тартмачык ярылып, өлгергәннәре җиргә коелырга мөмкин, әмма күпчеге шулай оешып торачак. Төшкәне дә җирдә тиз юешләнә һәм салкында бозланып ката. Теплицада җир азрак туңу сәбәпле, бәрхет чәчәкнең язын шытып чыгу мөмкинлеге зуррак, анда да тишелеш башка чәчәкләрдән начаррак. Икенчедән, бәрхет чәчәк кырауга тиз бирешә, җиргә коелган орлык шытса да, язын аны кырау юк итә. Бәрхет чәчәкнең орлыкларын җыеп, коры урында киптерегез һәм язын чәчәргә әзерләп куегыз. Сүз уңаеннан, бәрхет чәчәкнең орлыгының тишелеше тиз начарлана, Орлыкларны 2-3 елдан озаграк сакламагыз, ел саен яңа орлык әзерләү иң яхшысы. Бәрхет чәчәк майда ачык грунтка чәчеп тә җәй уртасыннан чәчәк атарга җитешә. Мин шулай гына эшлим, орлык күп булгач, учлап чәчәм. Тагын да иртәрәк чәчәк аттырырга теләсәгез, үсенте итеп чыгарыгыз, ул күчереп утыртканнан соң тиз тернәкләнә.