Авылда да сарымсакны утырттык. Түтәл 20 метрлы, өчтән бере - суган, калганы сарымсакк...
Авылда да сарымсакны утырттык. Түтәл 20 метрлы, өчтән бере - суган, калганы сарымсакка бирелде. Апаста җир уңдырышлы, буразнасына көл генә сиптем. Иң эре тырнакларны утыртабыз. 🌱 Безнең яшелчәләр күптән бәрәңге бакчасына чыкты, анда кар бик ятмый, шуңа йолкынган бәрхет чәчәкләрне ноябрьдә сарымсак түтәленә салабыз. Ел саен шулай. - Сез ул кадәр бәрхет чәчәкне ник үстердегез, - дип аптырый кайбер авылдашлар. Матур да, файдалы да бу чәчәк. Орлыкларын бер пакет җыеп куйдык, киләсе сезонга әзерлек бара шулай 🌼🌼🌼