Киләсе елда да кишер чебене һөҗүме булмасын дисәгез, кишер түтәлен башка урында ясагыз,...
Киләсе елда да кишер чебене һөҗүме булмасын дисәгез, кишер түтәлен башка урында ясагыз, чөнки корткычлар курчакка әверелеп җирдә кышлый. Кишергә җиңел, комсыл туфраклы урын сайларга кирәк. Әгәр бакчагызда туфрак балчыксыл икән, 1 квадрат метрга 7 литрлы бер чиләк исәбеннән ком (елга комы яхшы) кертергә кирәк. Көзен җирне әйләндереп казыгыз, болай корткычларның кышлау шартлары бозыла, аларның күпчелек өлеше катып үләчәк. Җәен кишерне вакытында сирәкләргә, чүп үләннәрен утап торырга кирәк.