🥕🥕🥕 Кишер чебенен ничек бетерергә?
🥕🥕🥕 Кишер чебенен ничек бетерергә? Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: — Кишер чебене — 4-5 мм зурлыктагы, саргылт башлы кара төстәге корткыч бөҗәк. Көрәш чаралары. Иң нәтиҗәле ысул — чәчү әйләнешен саклау. Узган ел кишер яки сельдерей, петрушка, укроп кебек зонтиклы үсемлекләр үсгән урынга кишер чәчәргә ярамый, чөнки аларның корткычлары уртак. 🥕 Чебеннәрне йомырка салыр алдыннан кишер түтәленнән куарга кирәк. Бу гадәттә, миләш чәчәк аткан вакытка, май ахыры-июнь башына туры килә. 5 литрлы бер чиләк коры комга 100 г керосин кушып яхшылап болгатырга һәм кишер түтәленә тигезләп сибәргә була. 1 чиләк ком 1,2 метр киңлектәге 5 метр озынлыктагы түтәлгә җитәргә тиеш. Бу эшне күбәләкләр очкан вакытта һәр 10-12 көн саен кабатлыйлар. Түтәлгә бакча сиптергеченнән 1 м2 га 60-70 мл исәбеннән керосин сиптерү тагын да яхшырак. Әлеге эшкәртүнең төп максаты — кишер чебенен куркыту, шуңа өстәп, керосин чүп үләнәре өчен гербицид, аларны да юк итә. Ә кишер керосинга бирешми. Кайбер бакчачылар кишергә керосин исе сеңәр дип курка. Кишерне алырга әле 3-4 ай вакыт була, анда бернинди ис калмаячак. ("Ирек мәйданы" газетасы архивыннан).