Балтачта кукурузны бөртеккә сугуда нәтиҗәле эшләүчеләргә вымпел тапшырдылар
Балтачта кукурузны бөртеккә сугуда нәтиҗәле эшләүчеләргә вымпел тапшырдылар 28 сентябрьдән 4 октябрь аралыгында кукурузны бөртеккә алуда иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга вымпеллар тапшырылды. 1 группада «Бөрбаш» җәмгыятеннән «Акрос-550» комбайнында эшләүче Алмаз Корбангалиев, 2 группада «Татарстан» хуҗалыгынннан «RSM-161» комбайнында эшләүче Рәфкать Саттаров җиңүче булдылар. Җитәкчелек уңган механизаторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.