Гөлнара Фәрхетдиновадан тавык итеннән шашлык рецепты.
Гөлнара Фәрхетдиновадан тавык итеннән шашлык рецепты. Кирәк булачак: 600-700 гр тавыкның түш ите 1 чәй калагы тоз 0,5 чәй калагы кара борыч 1 чәй калагы паприка 1 чәй калагы коры сарымсак 3 чәй калагы сыек май Болгатып ярты сәгатькә алып куябыз. Өчкә булеп төрле тәмләткечләр салып пешерәбез: 1 чәй калагы горчица, 1 чәй калагы бал 1 чәй калагы кибет каймагы, 1 чәй калагы томат паста 3 чәй калагы соевый соус Иң беренче бамбук шпажкаларны ярты сәгать суда тотып алабыз (духовкада янмасын өчен), аннары итне тезеп, 20-25 минут 200 градуслы духовкада пешерәбез.