Район мәдәният йортлары арасында "Халкым мирасы" дип исемләнгән фольклор бәйгесе башлан...
Район мәдәният йортлары арасында "Халкым мирасы" дип исемләнгән фольклор бәйгесе башланып китте. Бәйге 4 зонада уза һәм йомгаклау концерты белән тәмамлана. Бәйгедә катнашучылар бүген Ор мәдәният йортында очраша, 200дән артык үзешчән бер сәхнәдә көч сынашачак. Бүген чыгыш ясаячак Ор, Яңгул, Борнак, Салавыч, Смәел, Чутай, Кили, Шеңшеңәр, Биктәш клубларына уңышлар телибез!
329 просмотров