Укучылары өчен көзге каникуллар 29 октябрьдә башланачак һәм 2026 елның 8 ноябренә кадәр...
Укучылары өчен көзге каникуллар 29 октябрьдә башланачак һәм 2026 елның 8 ноябренә кадәр — бәйрәм көннәрен исәпкә алып 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2026/2027 уку елына каникул срокларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Бердәм график укучыларның оешкан ялы өчен шартлар тудыру, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, шулай ук каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.