Нөнәгәр авылының «Сәлия» чишмәсе буенда әтиләр көненә багышланган матур бәйрәм чарасы у...
Нөнәгәр авылының «Сәлия» чишмәсе буенда әтиләр көненә багышланган матур бәйрәм чарасы узды. Авылдашлар һәм читтән кайткан кунаклар бергә җыелып, күңелле очрашуның шаһитлары булдылар. Бәйрәм җыр-моң, биюләр, төрле ярышлар һәм уеннар белән үрелеп барды. Самавырда мәтрүшкәле чәй кайнады, уха пеште, тәмле сыйлардан сыгылып торган табыннар әзерләнде. Килгән кунаклар һәм авылдашлар бергәләп сыйланды, аралашты, матур хатирәләр белән уртаклашты. Бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән җирлек җитәкчесе Закиров Илһам Наил улына, мәдәният хезмәткәрләренә, мул табын әзерләп, кунакчыллык күрсәткән авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Мондый очрашулар авылдашларны берләштерә, туганлык һәм бердәмлек хисләрен ныгыта. Авылыбызда һәрчак шундый матур бәйрәмнәр гөрләп торсын! Зөлфидә Тләков, Нөнәгәр аылы