«Мул уңышлы ел булды»
«Мул уңышлы ел булды» Кичке салкыннан соң әле җылынып та өлгермәгән, ләкин кояшы күзне иркәләгән чәршәмбе иртәсендә «Труд» хуҗалыгына юл тоттык. Мактаулы игенче, хезмәт алдынгысы Владислав Абрамов бөртеккә алынасы кукуруз мәйданнарының соңгы гектарларында эшләп йөри иде. Янәшәсендә үк, шулай ук мактаулы игенче, игеннәрне сугып алганнан соң, икенче техникасы — трактор белән җир эшкәртүгә тотынган Валерий Степанов сукалау белән мәшгуль. Басу читенә чыгып җиткәндә, Владислав Абрамовның бункеры тулып, бушатырга әзерләнә башлады. Кукуруз уңышы яхшы Җилдәй җитез шофер Фёдор Пашкеев чираттагы йөкне төятергә ындыр табагыннан килеп тә җитте. Шул арада төшке аш чоры җиткәнне аңлатып, «Газель» машинасы белән Александр Чернов килеп туктады. Иң элек комбайнга заправка ясап, аннан тәмләп төшке ашны ашадылар игенчеләр. Бу мизгелдә аларны бүләсе дә, ашыктырасы да килмәде. Мөгаен, 2026 елда басудагы соңгы төшке аш булгандыр ул алар өчен. Ә киләчәктә әле алар күп булсын! Хуҗалык басуларын күзәтеп йөргәндә, инде эшкәртелеп куелган җирләрне, яшел хәтфәдәй тишелгән уҗымнарны күреп, һәрбер эшнең үз вакытында эшләнүен аңларга була иде. Быел кукуруз уңышы ничек булган, хуҗалык терлекләренә җитәрлек азык тупланганмы, шушы һәм башка сорауларыма хуҗалыкның баш агрономы Илдар Гыйләҗев җавап бирде. Дәвамы https://baltaci.ru/news/avyl-xualygy/mul-unysly-el-buldy