Айгөл Таҗиевадан лимонлы кекс рецепты.
Айгөл Таҗиевадан лимонлы кекс рецепты. Кирәк булачак: 4 йомырка, 1 стакан шикәр, эретелгән атланмай яисә 150 г маргарин, 2 аш кашыгы сөт, 1 стакан он, 10 г разрыхлитель, 1 лимон кабыгы. Йомыркаларны шикәр белән болгатабыз, сөт, эретелгән суынган атланмай, он һәм разрыхлитель өстибез. Яхшылап болгатабыз. Ахырдан вак угыч аша лимон кабыгын кырып кушабыз. Духовкага 180*С та 35-40 минут пешерәбез.