Эльвина Шакирова: «Драматургия минем өчен – ул гади кызыксыну гына түгел, ә җанымның бе...
Эльвина Шакирова: «Драматургия минем өчен – ул гади кызыксыну гына түгел, ә җанымның бер өлеше» Яшь шагыйрә Шакирова Эльвина Рөстәм кызы Кариле авылында туган. Бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә актерлык осталыгы һәм укыту нигезләре буенча белем ала. «Драматургия минем өчен – ул гади бер кызыксыну гына түгел, ә җанымның аерылгысыз бер өлеше. Бу – кайвакыт сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмаганы, ләкин чиста ак кәгазьдә үзенең чагылышын тапкан нәрсә. Тормышым уку, спектакльләргә әзерләнү һәм, әлбәттә, драматургия өлкәсендә иҗат белән тулы», ди якташыбыз. Эльвина 2025 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендианты булу бәхетенә ирешә. Шигырьләре татар эстрадасы артистларының игътибарын җәлеп иткән, һәм ул аларның хезмәттәшлек тәкъдимнәрен шатлык белән кабул иткән. Туганлык – якты хис Сез бит минем якын туганнарым, Бергә үргән энҗе җепләрне. Сезнең рәхим-шәфкать бүген дә бит, Сокландыра әле күпләрне! Сез бит минем изге туганнарым, Нурга манып сафлык салучы. Сез генә ул ишек төбеннән үк, Аш-су белән каршы алучы. Туган хакын яклап бүген әйдә, Сандугачлар сайрап җырласын. Газиз туганнарым шул моңнарны, Матур итеп кенә тыңласын. Туганнарым белән бер күрешсәм, Күңелләргә якты хис тула. Туганлыкның алтын хисен саклау, Үзе дә бит нинди зур йола. Тулырак: https://baltaci.ru/news/madaniiat/elvina-sakirova-dramaturgiia-minem-ocen-ul-gadi-kyzyksynu-gyna-tugel-a-anymnyn-ber-olese