Рөхсәтсез ау – закон бозу.
Рөхсәтсез ау – закон бозу. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм аларның федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлекләре хайваннар дөньясы, биологик су ресурсларын саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәвенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) даими тәэмин итәләр. Бүгенге көндә ау белән шөгыльләнүчеләр куелган таләпләрне үтәгән очракта һәм рөхсәт алганнан соң гына табигатькә чыгып, бу эш белән шөгыльләнә алалар. Аучылар белән федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район вәкиле Илдар Усманов аучылар белән даими очрашып тора.