«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы яшьләр парламентының утырышы узды.️
«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы яшьләр парламентының утырышы узды.️ Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз Зәкәрия улы Сибгатуллин, ️район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Исрафил кызы Нуриева, Балтач районы Яшь парламент иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин катнашты. Утырыш барышында хәзерге көннең актуаль проблемалары һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында әңгәмә алыштылар. Яшь белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр.