Соңгы вакытта районыбызда рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе борчу тудыра. Кызганыч, ке...
Соңгы вакытта районыбызда рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе борчу тудыра. Кызганыч, кемдер йорт тирәсен чистартканда, чүп-чарны читкә — урман кырыена яки буш яткан җиргә ташлап калдыра. Җыелган чүп начар ис таратып кына калмый, ул — төрле инфекцияләр, бөҗәкләр һәм кимерүчеләр өчен үрчем урыны. Нәтиҗәдә, аллергия, йогышлы һәм хәтта онкологик авырулар таралуга сәбәпче була. Табигатькә дә зур зыян килә: туфрак, чиста сулыклар пычрана, экологик баланс бозыла. Чүпне бары тик билгеләнгән урыннарга гына илтеп түгәргә кирәк. Атна дәвамында график буенча махсус машиналар йөри, күпфатирлы йортлар янында контейнер мәйданчыклары эшли.