Кешенең гомерен, аның сәламәтлеген саклап калу — үлчәүгә салып булмый торган иң зур бай... — 19 июля 2026 г. в 03:33:13.816
Кешенең гомерен, аның сәламәтлеген саклап калу — үлчәүгә салып булмый торган иң зур байлык. Аның авырлыгы литрларда да, килограммнарда да исәпләнми. Бу — таң атканнан алып, кояш баеганчыга кадәр, төн йокыларын калдырып, намус белән башкарыла торган изге гамәл. Кеше гомере өчен аяусыз көрәш ул. Бу тынгысыз эш юлын ашыгыч ярдәм машинасының беренче сиренасыннан башлана. Көне-төне өзелми ул. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә, хирургия бүлегендә иремнең гомерен саклап калу өчен армый-талмый көрәшкән табибларның фидакарьлеген күреп, мин чиксез соклану кичердем. Сәидәхмәт Гаипназар улы җитәкчелегендәге әлеге бүлектә үз эшенең чын осталары, югары һөнәри осталыкка ия булган алтын куллы белгечләр тупланган икәнлеге аеруча ачык күренде. Һәрвакыттагыча, уңышның нигезе — команда бердәмлегендә. Палаталарны нур сыман балкытып торучы санитаркаларның, тәмле исләре белән кәефне күтәрүче поварларның да хезмәте олы ихтирамга лаек. Алар — шифаханәнең яшерен геройлары. Авыруларга карата аеруча игътибарлы, ягымлы мөнәсәбәте, профессиональлеге өчен палата табибы Шохрух Ихромжон улына кабат-кабат рәхмәтемне белдерәм. Шушы авыр, әмма мактаулы хезмәт юлын сайлаган барлык шәфкать ияләренә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә зурдан-зур уңышлар телим. Сезнең кебек кешеләр булганда, киләчәгебезгә ышаныч зур! Ихтирам белән, Гөлфинур Сәлахетдинова, Борнак авылы

