Октябрь аенда әтиебез Тәлгать Габделхаков каты авырып китте.
Октябрь аенда әтиебез Тәлгать Габделхаков каты авырып китте. Олы яшьтә булган, болай да саулыкка туймаган әтиебез өчен ут йоттык, хәсрәтләндек. Менә шушы авыр чакта Балтач хастаханәсенең ак фәрештәләре — табиблар бөтен тырышлыкларын, мөмкинлекләрен эшкә җигеп, әтиебезнең гомере өчен көрәштеләр. Авыруны кабул итеп алган ашыгыч ярдәм бүлеге, әтиебезгә операция ясалган хирургия бүлеге, авыр тернәкләнүен җиңеләйткән реанимация табибларына һәм шәфкать туташларына, техник хезмәткәрләргә олы, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алтын куллы, үз эшләренең остасы булган, һәр соравыбызга аңлатып һәм тынычландырып җавап биргән Гаипназаров Сәйдәхмәд Гаипназарович, Ырысбаев Актилек Акжолович, Трофимов Владислав Васильевич, Мазитов Аяз Айдарович, Нишанбаев Шохрух Икромжонович, Соловьев Феликс Валерьевичка рәхмәтебез чиксез. Гаиләбез исеменнән Сезнең барыгызга ныклы саулык-сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телибез. Габделхаковлар гаиләсе, Түбән Субаш авылы