Нөнәгәр җирлегенең халык җыены узды. — 4 сентября 2026 г. в 05:50:55.553
Нөнәгәр җирлегенең халык җыены узды. Җыенда катнашучылар соңгы елларда гражданнарның үзара салым һәм җирле бюджет хисабына, шулай ук Татарстан Республикасы программалары кысаларында башкарылган эшләр белән танышты. Район башлыгы үз чыгышында районның тулаем социаль - икътисадый күрсәткечләре, төзелә торган объектлар, биналарга капиталь ремонт ясау, юллар төзелешенә тукталып узды һәм әлеге җирлектән, исемнәре Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән алдынгыларны тәбрикләп, таныклыкларын, районбызның Рәхмәт хатларын тапшырды. Җыенда катнашучылар җитәкчеләр алдында үзләре өчен актуаль булган темаларны күтәрделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

