Шәҗәрә төзеп, бәйгедә катнаш!
Шәҗәрә төзеп, бәйгедә катнаш! «Шәҗәрә-Моя родословная» Бөтенроссия конкурс – фестиваленә гаризалар һәм эшләр 2026 елның 15 сентябреннән 25 октябренә кадәр электрон почтага кабул ителә – ak.kalfak@mail.ru. 1 тур (читтән торып) 25 октябрьгә кадәр, 2 тур Чаллы шәһәрендә узачак. Конкурс тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс татар гаиләләре арасында үткәрелә. Биредә сигез яшьтән зурраклар катнаша ала. Конкурска эшләр язма (реферат, эссе, сочинение, проект), видео ( 4 минутка кадәр), презентация (15 слайдка кадәр) форматында кабул ителә.