23 сентябрьдә Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кенәр авылында блиц буенча "Төн... — 27 сентября 2026 г. в 17:02:32.523
23 сентябрьдә Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кенәр авылында блиц буенча "Төньяк Балкышы" төбәкара дусларча шахмат турниры узды. Анда Татарстан Республикасының Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан, шулай ук Марий Эл Республикасының Параньга районыннан командалар катнашты. Әлеге ярышта Балтач мәктәбеннән 3 нче сыйныф укучысы Габдулбарова Раина 2 нче урын, 2 нче сыйныф укучысы Габдулбарова Арина 3 нче урын алды. Раинаны, Аринаны, аларның әти-әниләрен һәм тренерлары Ленар Габделфәртовичны чын күңелдән котлыйбыз!