☀️ Балтач волонтерлары Борнак авылында яшәүче Зәмирә Шәмсетдиновада кунакта булды. Алар... — 14 июня 2026 г. в 03:15:11.860
☀️ Балтач волонтерлары Борнак авылында яшәүче Зәмирә Шәмсетдиновада кунакта булды. Алар Зәмирәгә «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерде, аңа күңелле ял сәгатьләре бүләк итте, уеннар уйнатты. Зәмирә кунакларны бик яратты һәм алар кабаттан очрашырга сүз куешты. Шушы матур бәйрәмне оештыруга зур көч куйган, игелекле гамәлләр кылган Илүзә Разыкова һәм Чулпан Габделганиевага Зәмирәнең әти-әнисе олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның ихлас теләкләре бу күркәм очрашуны оештыручыларга иң зур бүләк булды. #добрыйтатарстан

