Бүген, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев районы...
Бүген, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев районыбызда эшлекле сәфәр белән. Визитның төп максаты – сәламәтлек саклау системасының торышын тикшерү һәм халыкка медицина ярдәменең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен карау. Министр белән берлектә Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров озатуында хастаханәнең эше белән таныштык. Очрашу барышында табиблар һәм шәфкать туташларының эш шартларына,медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатына, пациентлар өчен уңайлыкларны тәэмин итү дәрәҗәсенә, хастаханә бинасының техник халәтенә зур игътибар бирдек. Мондый очрашуларның нәтиҗәсе буларак, районда яшәүче һәркемнең заманча һәм квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеген тагын да яхшырту юнәлешендә конкрет чаралар кабул ителәчәк. Безнең өчен һәр гражданның сәламәтлеге — өстенлекле бурыч!