3 октябрь көнне, ат чабышы сезоны ябылу уңаеннан, «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынл... — 30 сентября 2026 г. в 07:10:03.315
3 октябрь көнне, ат чабышы сезоны ябылу уңаеннан, «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, традицион ярышлар узачак. Ярышлар – Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы, Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм экстра класслы ат үрчетүче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовның якты истәлегенә багышланып, ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр арасында, 1400 – 2000 метр аралыктагы дистанцияләрдә оештырыла. Чабышта катнашырга теләк белдергән җайдакларның үзләре белән медицина справкасы, паспорт копиясе, саклагыч шлемнары булуы шарт! 14 яше тулмаган җайдакларга, бары тик әти-әнисенең рөхсәт кәгазе булган очракта гына, ярышларга катнашу рөхсәт ителә. Атлар – паспорты, ветеринар күзәтү узганлыгы хакында (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә) белешмәсе булган очракта гына чабышта катнашу хокукы алачак. Ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.30 - 10.30. Ат чабышларына старт 11.00 сәгатьтә бирелә. Хөрмәтле райондашлар, сезне сезон ябылу уңаеннан оештырылган ат чабышларына чакырып калабыз. Ярышлар имин һәм күтәренке рухта узсын!