Октябрь ае иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Өлкәннәр көне белән башланып китте. Айның тәүге... — 1 октября 2026 г. в 17:44:04.214
Октябрь ае иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Өлкәннәр көне белән башланып китте. Айның тәүге 10 көне районыбызда "Өлкәннәр" декадасы буларак уза. Һәрвакыт изге теләкләре, хәер-догалары белән юлларыбызны яктыртучы, тирән карашлы, нык ихтыярлы өлкәннәребезгә ихтирам-хөрмәт чиксез булырга тиеш, чөнки киләчәк буын үз үрнәгебездә тәрбияләнә. Бүген бертөркем җитәкчеләр белән районыбызның 100 яшьтән узган акъәбиләрен - Түнтәрдән Әминә Зарипова, Яңгулдан Маһикамал Сафиуллина, Түбән Кенәдән Рәйсә Гәрәеваны Өлкәннәр көне белән тәбрикләдек, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һәм районыбызның бәйрәм бүләкләрен тапшырдык. Камил акыл белән, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәүче өлкәннәребез үткән тарихны бик яхшы хәтерлиләр. Алар белән һәрдаим очрашып торырга язсын. Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомерләр, җан тынычлыгы телим!