Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җаваплы җитәкчеләр белән чираттагы атнал...
Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җаваплы җитәкчеләр белән чираттагы атналык киңәшмәне уздыра. Киңәшмә барышында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә керткән зур өлешләре, актив гражданлык позицияләре өчен бертөркем райондашларыбызга 87 нче үзйөрешле артиллерия полкы командиры, полковник Сергей Михайлович Рыбалканың Рәхмәт хатларын тапшырып узды: 1.«Ватан һәм Тынычлык өчен» волонтерлар төркеме; 2. Зыятдинов Булат Бакый улы – «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе; 3. Нәҗипов Рәфкать Нәкыйп улы – «Борнак» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең директорыбар Нәҗипов; 4. Бахтиозин Руслан Әнвәр улы – Балтач район электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе. Ихластан котлыйбыз!