Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл ...
Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, зоотехниклар һәм белгечләр катнашында, терлекчелек эшләре буенча агымдагы елның август аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсе уздырды. Көн тәртибендә терлекчелек тармагында тугыз айлык һәм сентябрь аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы йомгак, җәмгыятьләрдә ветеринар-санитария буенча оештырылган эшчәнлекнең торышына, авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләргә күзәтү ясалды, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләнде. 1 октябрьга районда тулаем 118 мең 030 тонна сөт һәм 6 мең 385 тонна ит җитештерелгән. 2025 елның шушы чорына карата сөт җитештерүдә үсеш – 8%, ә ит җитештерүдә – 3%ны тәшкил итә. Балтач районының авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан район булуын исәпкә алып, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечләрен яхшырту һәм ирешелгән биеклекләрне югалтмау – мөһим бурычларның берсе. Район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагындагы күрсәткечләргә йомгак ясау барышында, хуҗалыклар эшчәнлегендәге һәр кимчелекнең сәбәпләрен үзвакытында ачыклап, киләчәккә аларны бетерү өстендә нигезле эш оештыру бурычын йөкләде.