Бүген Балтач шәһәр җирлеге коллективы Салкын Чишмә паркы территориясен тәртипкә китерде...
Бүген Балтач шәһәр җирлеге коллективы Салкын Чишмә паркы территориясен тәртипкә китерделәр. Коллектив көче белән паркны ямьсезләп торган корыган яфраклар тырмаланды, ягылды, территориядән ботаклар, чүпләр җыелып, махсус урыннарга чыгарылды. Әлеге эшләр физик яктан да, оешканлык ягыннан да зур әзерлек таләп итә. Балтач шәһәр җирлеге коллективының күмәк тырышлыгы бушка китмәде: Салкын чишмә паркы күзгә күренеп матурланды, чистарды.