Балтачның яшь биючеләре Екатеринбургта узган «Шома бас» фестивале лауреатлары булдылар💥
Балтачның яшь биючеләре Екатеринбургта узган «Шома бас» фестивале лауреатлары булдылар💥 31 октябрь көнне Екатеринбург шәһәрендә татар биюләрен башкаручыларның «Шома бас» төбәкара конкурсы узды. Быел ярышлар унынчы мәртәбә уздырыла. Биредә районыбызның йөзек кашлары булган, һәр мәдәни чараны үзләренең матур биюләре белән бизәүче балетмейстер Рөстәм Мидхәт улы Хәсәнов җитәкчелегендәге “Дар” бию коллективы икенче ел рәттән уңышлы чыгыш ясады һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллективны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә матур , иҗади эшчәнлек телибез!