Безнең китапханәдә кызлар һәм ханымнар өчен милли мастер-класс оештырылды. Баулы кызы, ... — 16 апреля 2026 г. в 10:44:46.278
Безнең китапханәдә кызлар һәм ханымнар өчен милли мастер-класс оештырылды. Баулы кызы, стилист һәм тегүче Гөлназ Гатауллина кунакларны һәм хезмәткәрләребезне яулык бәйләү серләренә өйрәтте. Мастер-класс барышында ул хатын-кызларга үзләренең матурлыгын, стилен кием аша ачу үрнәкләрен күрсәтте. Үзе теккән калфаклар, түбәтәйләр, изүләр белән төрле яшьтәге хатын-кызларга матур образлар тудырды. Фотолар: https://vk.com/photos721807270

